Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Татарстанда үзизоляция режимы кертелә

Бүген ТР санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасы территориясендә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтүгә бәйле рәвештә брифинг уздырып, журналистларның сорауларына тҗавап бирде.

Аңлашылганча, иртәгедән  Татарстан территориясендә дә көчәйтелгән режим кертелә.

Бары тик кибеткә ашамлык алырга, хастаханәгә, аптекага барыр өчен генә урамга чыгарга  мөмкин булачак.  Бу очракларда да урамга чыккан бар кешенең битен маска капларга тиеш. Кемнәр ялга туктамыйчса эшли, аларга  рөхсәт - белешмә язып тоттырачаклар. Трапнспорт хәрәкәте өлешчә тукталачак,  әле эшләп бетерәсе пунктлары бар, диделәр. Шәһәр эчендә дә транспорт хәрәкәте кимиячәк. Таксилар йөри. Боларның барысына да иртәгә ачыклык кертеп бетерәчәкләр.

Аэропортларда очышлар буенча чикләүләр булачак, шулай ук тимер юл рейсларын гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр.Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин  брифинг барышында республика халкын бер тәүлек эчендә өйләренә үз-үзеңне изоляцияләүгә кайтырга чакырды. 

Иртәгә бөтен транспорт, шул исәптән муниципальара, штат режимында эшләячәк.  1 апрельдән чикләүләр кертелә. «Без хәрәкәтне япмыйбыз, электричкалардан файдаланырга була, әмма мөмкин булган кадәр  рейслар киметелә", - диде министр.

Аучылар, балыкчылар да бары берәмләп кенә йөри алачаклар. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев