Татвоенкомат: Татарстанда өлешчә мобилизация дәвам итә
Татарстанда өлешчә мобилизация дәвам итә, дип хәбәр итте Татвоенкоматның гражданнар белән эшләү бүлеге башлыгы Сергей Котин.
Бу хакта «Ъ-Казань»га сылтама белән «Коммерсант» хәбәр итә.
«Һәр төбәктә, хәрби бурычы булган гражданнар резервыннан чыгып, мобилизацион биремнәр бар. Һәр төбәктә төрле хәрби частьләр формалаша. Шуңа күрә шәхси состав саны да төрле», - дип аңлатты ул Татарстанда дәвам итүче өлешчә мобилизациянең сәбәбен.
- Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә өлешчә мобилизация тәмамланды.
Сергей Костин төбәктә өлешчә мобилизациянең кайчан төгәлләнәчәген һәм чакырылырга тиешле хәрбиләрнең санын әйтмәде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatvoenkomat-tatarstanda-olesca-mobilizaciya-davam-ita-5861637
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев