Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Театр яңа сезонын Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» спектакле белән ачты

Әтнә татар дәүләт драма театры чираттагы театраль сезонын Рабит Батулла пьесасы буенча сәхнәләштергән «Кичер мине, әнкәй» спектакле белән ачып җибәрде. Режиссеры якташыбыз Фәрит Бикчәнтәев.

«Кичер мине, әнкәй» сагышлы комедиясен карарга халык язучысы Рабит Батулла үзе дә кайткан иде. ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, район башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм күп кенә кунаклар тамаша кылды.

Театр әлеге спектакльне 8,9 октябрь көннәрендә, шулай ук 12 октябрь көнне Укытучылар бәйрәме уңаеннан Әтнә тамашачысына тәкъдим ителә.

«Кичер мине, әнкәй» — Фәрит Бикчәнтәевның бу театрда куйган икенче әсәре. Үткән сезонда ул Хәй Вахитнең «Беренче мәхәббәт» спектаклен чыгарган иде. Әлеге спектакль бүгенге көндә дә район, республика сәхнәләрендә уйнала. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев