Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әткәй кулларының җылысы

 Исләремә төшә гамьсез чагым: Офыкларда кояш сүрелгәч, Әй йөгерә идем, каршыларга Чат башында әткәй күренгәч.

Балта тоткан көчле кулларына

Әткәй алыр иде кочаклап.

Сагыз исе, агач исе тойсам

Сагындыра кабат шул чаклар.

Куанычым чиксез иде, әткәй

Синең кызың булу - горурлык.

Адымнарым чутлап саный идем

Тигез атлап, сине куарлык.

Йомычкалар уйнап калыр иде

Әткәй юнган агач өстеннән.

Син ясаган тәрәз йөзлекләрнең

Борма бизәкләре исемдә.

Эх, әнә шул әткәемле чаклар

Бәхетләрнең булган олысы.

Учларымда һаман тоям төсле

Әткәй кулларының җылысын.

Айгөл Баһавиева, Күәм авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев