Әтнә больницасы карантинга ябылды
12 февральдән Әтнә район үзәк больницасы карантинга ябылды.
Бер грипп теркәлгәнен хәбәр иткән идек. Икенчесе, Аллаһка шөкер, теркәлмәгән.
- Узган атнада ОРВИ белән авыручылар: 28 бала, 30 олы кеше. Эпидемия дип әйтерлек авырулар юк, карантин профилактика уңаеннан, баш табиб күрсәтмәсе нигезендә игълан ителде. Бу башка җирләрдә авыручылар күп булганын истә тотып эшләнде, - ди табиб-эпидемиолог Азат Гыймадиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев