Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнә театрына керергә QR-код кирәкме?

Әтнә татар дәүләт драма театры спектакльләренә билетлар алган булсагыз, борчылмагыз. Биредә QR-код кирәкми.

Үзләренең инстаграм челтәрендә театр коллективы әнә шундый мәгълүмат урнаштырган.

"Соңгы вакыттагы вәзгыять буенча, бик күп сораулар килә. "Билет алган идек, сездә дә бары QR код белән генә кертәләрме?" дип сорыйсыз. Юк, театрыбызга кергәндә кодлар кирәкми. Әмма яңа кагыйдәләр буенча берникадәр чикләүләр бар. Түбәндәге мәгълүматны игътибар белән укыгыз.

 ТР Министрлар Кабинетының 07.10.2021 көнне кабул иткән «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» гы 960нчы карары нигезендә, 2021 елның 11 октябреннән театрларның тамаша залларында тамашачы 50% тан да артмаган очракта QR-кодлар таләп ителми. Хәзерге вакытта Әтнә театрының спектакльләренә билетлар залның 50%на гына сатыла . Барлык сатып алынган билетлар да гамәлдә. Театр штат режимында эшли.
Иң мөһиме — шәхси профилактика чаралары турында онытмагыз!  Без сезне спектакльләребездә көтеп калабыз!" - диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев