Әтнәдә әфганчылар һәйкәле булачак
Бик тиздән 15 февраль көнне Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел була.
Менә шул шатлыклы да, ямансу да бәйрәмне истә кала торган итеп каршылау өчен, районыбыз әфганчылары ел башыннан бергәләп уйланалар. Төрле фикерләре бар, планнары. Әфганчыларны оештыручы, башлап йөрүчеләр Ленар Кәбиров белән Раил Касыймов белән шул хакта сөйләштек.
Дөресрәге алар сөйләде, мин сорадым. Аралашкан саен, аларны якыннан белгән саен, хөрмәтем арта бара аларга, әйләнә-тирәбездә яшәүче олы җанлы җитәкчеләргә, гади халыкка арта хөрмәт.
- Безнең берләшмәбез булса да, бер тиен акчабыз юк. Шул үзебезнең хезмәт хакларыннан җыйналып эшләргә тырышабыз, без дә тырышмасак, ул еллар, Әфганстан сугышы, анда ятып калган якташларыбыз, без үзебез дә онытылачакбыз. Алай булырга тиеш түгел. Киләчәк буын Әфган сугышын да белергә тиеш. Анда безнең ике якташыбыз, ике дустыбыз Илдар белән Зөлфәтнең гомере өзелде. Тыныч тормышка кайткач, күпмесе сугышчан яралары нәтиҗәсендә вакытыннан алда җир куйнына ятты. Бүгенге көндә 30 солдат исән-сау. 10 сы вафат. Аларның һәрберсенең исемен безнең онытырга хакыбыз юк. Менә шул исемнәрне мәңгеләштерү өчен һәйкәл булдыру турында күптәннән уйлана идек. 20 көн элек кенә районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовка кереп, менә шул ниятебезне әйттек. Ә ул безне тыңлап торганнан соң, фикеребезне хуплап, техникум янында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәлне үзгәртергә рөхсәт бирде. "Туган ягым" паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәл барлыгын барыбыз да белә, ә элеккесе ӘФганчыларга куелган һәйкәл булачак. Без аны шушы бәйрәм көнендә ачарга телибез. Рөхсәт бирелгән көннең икенчесендә җыйналып киңәшләштек, эш башларга кирәк, ә без һаман бер тиенсез. Үзебездән акча җыйнап эш башладык, бер өлешен эшләп яткан көн. Икенче өлешен җәйгә дәвам итәрбез дип уйлыйбыз, баганалар утыртып, брусчатка җәясебез килә. Бар инде планнар, - дип сөйли ир-егетләр.
Горурланмаслыкмыни, безнең Әтнә әфганчыларын бүген республика белә, безнекеләрнең генә бүгенге көндә үзләренең киемнәре, үзләренең клиплары, үзләренең җырлары бар. Бик тиздән һәйкәлле дә булачак алар. Үзләре дә горурланалар. Вафат булган иптәшләренең исемнәрен саклап килә алуларына, бүгенгеләрен мәңгеләштереп, клипка кертә алуларына да куаналар.
- Безне хуплап, матди ярдәм күрсәтүче җитәкчеләребез булуга да горурланабыз. Без аларга бик рәхмәтле, шигырь яздым, көй язылды, Зөлфәт Зиннуров җырларга булды, клип төшерү турында сөйләшәбез. Киләбез, диләр. 50 мең сум акча кирәк. Ә акча юк. Башны иеп, оялып кына Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин янына кердем. Чынлап оялдым, мәчет төзелешен алып бара, ферма төзетә, күпме кешесенә хезмәт хакы түли. Кая барырга белми кердем. Борып чыгарса да аңлый идем. Әйтә башлауга, "Егетләр, ничек әйбәт итеп эшләп була, төшерегез, хәзер үк кесәмнән алып бирәм, сезнең өчен бер нәрсә жәл түгел", диде. Менә шул сүзе белән очындырып чыгарды җитәкче. Аның матди ярдәме белән Әтнә әфганчыларын бүген беләләр. Клип дөнья әйләнә. 15 кешебезгә форма алдык. Тагын 10 кешебезгә форма кайтасы, тагын 5 кешегә дә алсак, (бер форма - 4000 сум тора) барыбыз да формалы булабыз. Рәхмәт яусын хуҗалык рәисләре Айназ Хәкимовка, Айрат Хәкимовка, Галиәхмәтов Илнарга, Алмаз Сибагатуллинга, безнең белән даими эшләгән Хәйруллин Рүзәлгә, яннарына кайчан гына барып кермик, борып чыгармыйлар. Районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмовтан башланган хөрмәт бу. Менә шуңа күрә эшкә күңел үсә. Ә вафат булганнарның әти-әниләре, туганнары безне үз уллары кебек көтеп алалар, - ди Ленар Кәбиров.
Утны-суны кичкән бу ир-егетләргә әйтер сүзләр эзлим. Иң кирәкле сүзне табар өчен дә алар күргәнне күрергә, тойганны тоярга кирәк шул. Исән-сау булсыннар! Сез - безнең горурлыгыбыз, үзегез булып, үз биеклегегездә яшәсәгез иде. Ә без, район халкы, сезне шул биеклектән төшермәсәк иде. Якынлашып килүче бәйрәмегезне истә калырлык итеп үткәрә алсак иде.
Раил Зарипов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев