Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнәдә коляскалар парады һәм сабыйлар ярышы узды

Әтнә районында Baby Boom бәйрәм чарасы узды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көне уңаеннан Әтнә районында Babi Boom бәйрәм чарасы билгеләп үтелде. Туган ягым паркына килүчеләр иң әлек коляскалар парадын карап хозурланса. Аннары 8-10 айлык сабыйларның мүкәләп ярышуын күзәтте.
Әлеге шоу беренче тапкыр билгеләп үтелде. Оештыручылар катнашучылар булырмы, дип шикләнеп тә куйганнар иде. Тик берсеннән берсе үзенчәлекле итеп бизәлгән коляскалрны күргәч, шикләнүләр юкка чыкты. Бәрәскә авылыннан Шакировлар, Бәрәзәдән Галләмовлар, Яңа Әтнәдән Садыйковлар һәм Яңа Җөлбидән Макуриннар гаиләләренә сокланмый мөмкин түгел иде. 

Бәрәзә авылыннан килгән Лилия һәм Инсаф Галләмовлар коляскалар парадының җиңүчеләре булдылар. Коляскадан ташбака ясаган яшьләргә: "Идеясы кем?" - дигән сорауны бирми кала алмадым. "Лилия тәкьдим итте, ә мин ясадым", - диде Инсаф. 

Ә менә 8-10 айлык сабыйларның мүкәләп ярышуы үзе бер шоу булды. Җиргә җәелгән җәймәнең бер башында стартка әзерләнгән әти кеше белән сабый булса, икенче башында әни кеше иде. Свбыйларны тизләтергә теләп, ниләр генә кыландырмады әниләр. Нинди генә юмалау юлларын тапмадылар. Телефон, шар, чәчәк белән кызыктыручы әниләр дә булды. Бу ярышта Аиша Мукалина җиңде. Ул мүкәләп барган җирдән, әнисенең кулында телефон күрүгә тәпиләп үк китте. 

Baby Boom. шоу Әтнә районында беренче тапкыр гына үтте. Әтнә мәдәният йорты директоры Инзилә Бариева да: 

- "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көне уңаеннан. оештырылган әлеге бәйрәм чврасын яшь гаиләләрне, балаларны күздә тотып үткәрдек, диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев