Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнәдә тагын коронавирус ачыкланган

38 кешене хастаханәгә салганнар, 93 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 131 яңа очрагы теркәлгән. 129ы контакт юлы белән йоккан очраклар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүләренчә, 38 кешене хастаханәгә салганнар, 93 кеше өйдә дәвалана.

Коронавирусның 59 очрагы Казанда расланган. Чаллыда 25 кешегә шушы диагноз куелган. Лениногорскида һәм Алабугада — 5әр, Чистайда — 3, Нурлатта 8, Түбән Камада 6 кеше ковид белән авырган. Югары Ослан һәм Яшел Үзәндә — 4әр очрак. Актаныш һәм Зәй районында 2шәр очрак ачыкланган. Аксубай, Арча, Әтнә, Буа, Биектау, Кукмара, Лаеш, Питрәч районнарында — 1әр очрак.

21 октябрьгә Татарстанда коронавирусның 23 мең 104 очрагы билгеле. 24 мең 398 кеше тернәкләнгән.

Барлыгы 1 млн 337 мең 780 кешегә вакцинация үткәрелгән, шуларның 997 мең 521е икенче прививкасын ясаткан.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/21-10-2021/tatarstanda-tagyn-131-keshed-koronavirus-achyklangan-5841561

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X