Әтнә таңы

Әтнә районы

Соңгы хәбәрләр

Туган нигез туфрагы

Туган нигез туфрагы ның тарту көчен, чит җирләрдә олыгайгач кына беләсең ахрысы.

Мәхмүт Хәкимҗанов, Күңгәр мәчетенең имамы, ветераннар советы рәисе

Яшь вакытта эш үзенә йотып тора, гаилә, балаларны үстереп кеше итәсе бар. Бу мәшәкатьләр узып киткәч пенсиягә чыккач, туган яклар искә төшә башлый. Әллә кайчан онытылып беткән туган авылың, туганнарың, яшь лек дусларың күз алдына ки лә, күңелле балачагың төшкә ке реп хыялга чумасың. Кайтып кына килергә мөмкинлекләрең чикләнгән һәм сәламәтлегең дә чамалы гына була. Киләчәктә тагын күпме гомер калганы да билгеле түгел. Шул вакытта туган авылың, туган нигезеңнең туфрагы искә төшә. Балачагың төшләреңә кереп, магнит сыман үзенә тартып тора башлый. Вафат булгач, берәүгә дә бернәрсә дә кирәкми. Мин язачак героем Рәхимҗан исемле. Ул Әтнә районы Күңгәр авылында туып, чит җирләрдә гомер итә. Үзенең вафатына кадәр янына балаларын ча кырып васыятен җиткерә. «Мине күмгәч, каберем өстенә туган нигеземнең туф рагын алып килеп сибәрсез», – дип васыять әйтеп калдыра. Хәзерге көндә төп нигездә яшәгән Нәҗметдин сөйләгәннәрдән: – Рәхимҗан абый ул безнең нигездә туып-үскән кеше. Минем әти Кави, Мө хәммәтша бабайның төпчек, дүртенче улы була. 1931 елда Күңгәр авылында дөньяга килеп, Бөек Ватан сугышы башланганда аңа ун яшь кенә тулган була. Әтинең өч абыйсы: олысы Мөбәрәкша 1917 елгы, уртанчысы Мөбарәкҗан 1920 елгы, кече абыйсы Рәхимҗан 1927 елгы, берсе артыннан берсе, илебезне фашистлардан сакларга сугышка китеп баралар. g Ун яшьлек әтигә бабай белән әби кала һәм бөтен колхоз эшләрен олы ха тын - -кызлар бе лән бертигез баш карырга туры килә. Кич белән көчкә кайтып егыла идем дип, сөйли иде әти. Кич чыгарга да, уйнарга да вакыт калмады. Эше эш инде, ашарга булмаган вакытлар күп була иде, акбаш, кәҗә сакалы, кузгалак, кычыткан ашы гына ашап йоклаган вакытлар күп булды. Җиңгәчәгебезгә ышанып, сугыш елларының барлык авырлыкларына түзеп яшәдек. Сугышның башыннан ахырына кадәр сугышып, бер мәртәбә дә яраланмыйча, әтинең өч абыйсы да дошманны җиңеп авылга кайтып төштеләр. Бабай белән әбинең көне-төне укыган догалары кабул булгандыр инде. Тик шулай да өчесенең дә авылда каласылары килми. Сугыштан соңгы елларда авылда тормыш шартлары бик авыр була шул әле. Бабай белән әбине әтигә калдырып китеп баралар. Шул киткәннән соң аларның хәбәрләре, өзек-өзек кенә килеп тора. Олы абыебыз Мөбарәкша сугышта бер урыс милләтеннән булган шәфкать туташына өйләнгәнен белдерә. Бабайның моңа бик нык ачуы килә. Аның янына китәсең икән, бүтән кайтып йөрмә дип, бик нык кисәтә. Ул абыйның шул китүдән соң бүтән хәбәр-хәтере юк. Бабай бик дини кеше иде шул. Икенче абыебыз Мөбарәкҗан киткәннән соң, кайтып Кафия исемле авылыбыз кызына өйләнеп китә. Алар Оренбург каласына барып урнашып, тимер юлга эшкә керәләр. Пенсиягә чыкканчы тимер юлда эшли. Сирәк булса да хәбәрләре килеп тора. Өченче, кече абыйсы Рәхимҗанның да авылда каласы килми. Бәхет эзләп, Таҗикстан якларына, бергә сугышкан иптәше янына китеп бара. Шунда бер хәрби заводка эшкә урна ша. Башкорстаннан килгән Әли мә исемле кыз белән гаилә ко ралар. Өч бала тәрбияләп үсте рәләр. Рәхимҗан абый бабай белән Туган нигез туфрагы әби исән вакытта хатларын да, посылкаларын да бик еш салып торды. Тәмле җиләк-җимешләр безгә дә эләгә иде. Бабай 1952 елны, әби 1974 елны вафат булдылар. Аннан соң да әле посылкалар килеп торды. Рәхимҗан абыйның хатыны Әлимә апа таҗик җирендә ятып кала. Милләтара низаглар чыга башлагач, алар Таҗикстанны калдырып, уллары хезмәт иткән урынга – Капустин-Ярга күчәләр. Озак та үтми әтиләре Рәхимҗан абый да вафат булып куя. Үләр алдыннан гел туган авылым, туган нигеземнең туфрагы дип сөйләшеп торды, ди кызы Сания апа. Вафат буласын сизгәндер инде, балаларын чакырып, васыять итеп әйтеп калдыра. Аны без аңламыйбыз бугай, туган җирнең, туган нигезнең туфрагы бөтен нәрсәләрдән дә якын булып тора ахрысы. g Ул үзенең гозерен яраткан кызы Са ниянеңһәм кияве Мәхмүтнең үтәячәкләренә ышанып әйтә. Әтиләре вафат булгач, алар Екатеринбургка күченәләр, төрле мәшәкатьләр белән байтак кына вакытлар үтеп китә. Тик шулай да әтиләренең васыятьләрен бер генә минутка да онытмыйлар. Шушы араларӘтнә районы Күңгәр авылында туып, чит җирләрдә үзенең вафатына кадәр балаларын ча кырып, мине күмгәч каберем өстенә туган нигеземнең туфрагын алып килеп сибәрсез дип васыять әйтеп калдыра e Электән үзенең нык, төзек йортлары белән билгеле Күңгәр авылы/АВТОР ФОТОСЫ да әтиләренең теләген тормышка ашырырга мөмкинлекләре туа. Моңарчы авыл түгел, районның да дөньяда бар икәнен белмәгән килеш, әти ләренең туган авылын эзләп табып, хәзер бу нигездә яшәгән туганнар белән күрешеп, танышалар. g 67 ел буена дөньяда бар икәнлекләрен белсәләр дә, бер мәртәбә дә күрешмәгән туганнар кавыша. (Сания 67 элек туган була). Әтиләре туган йортның нигез туфрагын алалар. Төп нигездә яшәгән Нәҗметдин, аларны әтиләре туган авыл белән таныштыра. Халыкның искиткеч матур, бай яшәгәннәренә хәйран калалар. Зиратка кереп, анда да чисталык, тәртип, әби-бабайларына зират кылалар, шуннан Күңгәр авылы мәчетенә кереп, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, әби-бабайлары рухына һәм башка әрвахлар өчен сәдакаларын салалар. Мәчетебезнең мәэзине Гомәр хәзрәт Рәхимҗан абый һәм башка туганнарыбызның рухына багышлап Аллаһ ризалыгы өчен догалар укып багышлады. d Үзләренә дә әтиләренең авылын онытмыйча, туганлык җепләрен өзмичә ешрак кайтып торуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев