Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Яңа гына гаилә корган булганнар

Башкортстанның Туймазы районында 9 августта көндез чираттагы үлемечле  һәлакәт булган. Авариядә 22 яшьлек ир һәлак булган, хатыны дәваханадә.

Якынча 16:30 сәгатьтә Бәләбәй - Николаевка - Туймазы - Бакалы автоюлында 22 яшьлек Туймазы кешесе идарә иткән "Kia Rio" һәм 52 яшьлек урындагы кеше идарәсендә булган "Scania" фурасы бәрелешкәннәр. Бәрелү шундый көчле булган ки, җиңел машина бөтенләй җимерелгән, ә аннары кюветка килеп төшкән. Юл буйлап кузовның кисәкләре генә чәчелеп калган... Кызганычка каршы, 22 яшьлек егет һәлакәт урынында үлгән, аның хатыны дәваханәгә озатылган. Кайбер мәгълүматлар буенча, хатын-кыз йөкле. Авария хәл-шартлары ачыклана.  

Фото: bashinform.ru

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Yulda-yan-yash-gail-fa-igag-tarigan-403475/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев