Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Яшьлегемдә кала алмадым

Шигърият Кышкы кичтә тәрәзәгә багам: Уйлар илтә әллә кайларга.

Кышкы кичтә тәрәзәгә багам:

Уйлар илтә әллә кайларга.

Күңелем белән кайтып киләм әле

Яшь чакларым калган якларга.

Хатирәләр дулкынында йөзеп,

Мең әйләндем авыл урамын.

Җаннарыма дәва – саф һавасын

Күкрәгемне тутырып суладым.

Тулган айның сихри яктысында

Йолдызлар биюен карадым.

Күк йөзендә уйнап бөтерелгән

Энҗе бөртекләрен санадым.

Дуслар белән бергә җыелышкан

Капка төпләрендә утырдым.

Йөрәк түрләреннән ургып чыккан

Моңлы җырларымны җырладым.

Сөйгән ярым белән атлап узган

Карлы сукмакларны барладым.

Бар күңелем белән теләсәм дә,

Яшьлегемдә кала алмадым.

Гөлзада Сафина, Казан-Күәм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев