Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Язгы каникуллар якынлаша

Мәктәпләрдә язгы каникуллар башлана.

 Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан,  балаларыгызның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүен контрольдә тотыгыз. Үзегезнең  йортыгызда янгынга каршы торышны күзәтегез. Үзегезнең үк тынычлыгыгыз өчен сезгә йортта (фатирда) янгын чыкканын  белдерүче приборлар урнаштырырга һәм ут сүндергечләр сатып алырга, шулай ук йорттагы электр үткәргечләрне куркынычсыз халәткә китерергә киңәш итәбез. Балалар белән аңлату әңгәмәләре үткәрегез, балаларны гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтегез. Балаларыгыз өчен һәрвакыт үрнәк булып калыгыз. Өйдә күзгә күренеп торган урында ашыгыч ярдәм күрсәту хезмәтләре исемлеге урнашсын һәм гадәттән тыш хәл булган очракта балагыз кирәкле номер буенча шалтырата белүен кайгыртырга кирәк.

Балаларга ут белән уенның куркынычлыгы турында ешрак искә төшерегез. Балаларга янгын вакытында өйдә ( фатирда) качмаска , мөмкин кадәр тизрәк янган бинадан чыгарга кирәк икәнлеген анлатыгыз. Кече яшьтәге балаларны өйдә ялгыз кадырмагыз. Балаларга ягып җылыту мичләрен карауны  беркайчан да йөкләмәгез.

Исегездә тотыгыз, ут хаталар кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта « 01», «112»номеры буенча шалтыратыгыз.Үзегезне һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз!

            Илгизәр Исмәгйлев, Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев