Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Юллар ябылу турындагы хәбәр дөрес түгел

Ватсапта да, халык арасында да иртәгедән юллар ябыла икән, дигән хәбәр таралды.

Иртәгедән  Татарстанның барлык торак пунктлары арасында юллар ябыла икән, дигән хәбәр таралды.

- Безгә  әле андый боерык килгәне юк. Бу дөрес түгел. Иртәгедән нәрсә буласын әйтеп булмый билгеле, тик әлегә андый сүз юк", - диде районда оештырылган оператив штаб җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов.

Юл хәрәкәте инспекторлары да шул ук җөмләне кабатладылар. 

     Өегездә утырыгыз. Вирус халык күпләп йөргән саен бетүгә бармый. Аңласак иде. Дөнья буенча 726267 кеше бу чирне йоктырган. 633 кеше авыр хәлдә. 34043 кеше вафат.  Россиядә 1799 кеше авырый. Аңа 265 шикле кеше өстәлү куркынычы бар. 9 кеше үлгән. Татарстанда 14 кеше коронавирус белән авырый. Шиклеләр бездә дә бар. Карантинда утыручылар күп. Казанда һәм Татарстан районнарында коронавирус белән авыручылар өчен 2 мең 665 койка әзерләнә. Бу тик торганда түгел.

Бер атна өйдә утыру артык читен түгел. Таш кисәргә кушмыйлар. Ял итегез. Авырмагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев