Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Биш мең сум акча кемнәргә түләнә?

3 яшькә кадәрле балалары булган гаиләләргә өстәмә ай саен акча түләү турында

Әлеге акча 3 яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә дә бирелә.
– 3 яшь булган балалар әлеге акчаны ала аламы?
– Акча 3 яше тулмаган, яки 3 яшь 2020 елның 1 июленә кадәр тулучыларга гына түләнә.
– Ай саен түләнә торган акча гаиләдәге һәр балага да биреләме?
– Әйе, гаиләдә 3 яшькә кадәрле 1 бала булса – 5 мең, ике бала булганда, 10 мең сум акча бирелә.
– Ана капиталына хокукы булмаган гаиләләргә бу акча биреләме?
– Әлбәттә. Президентның 2020 елның 11 маенда кабул ителгән 317 номерлы карары нигезендә ай саен бирелүче бу ярдәм ана капиталына бәйле түгел.
– Бала июнь ахырында туырга тиеш. Июнь ае өчен мин ул түләүне ала аламмы?
– Әйе. Закон буенча ай саен түләнә торган акча алу хокукы 2020 елның 1 июленә кадәр булырга тиеш. Балагыз 30 июньдә туса да, гаиләгә 5 мең сум акча түләнә. Әгәр дә сезнең балагыз бер көнгә соңрак, яисә 1 июльдә туса, сез ана капиталын алу хокукына ия буласыз, кызганычка каршы айлык түләү түләнми.
– Балага 3 яшь май аенда тулган очракта, ай саен бирелә торган акчаны берьюлы ике ай өчен алып буламы яисә апрель өчен генәме?
– Бу очракта айлык акча ике ай өчен дә түләнә. Түләүләр балага 3 яше тулмаган айлар һәм 3 яшь туласы ай өчен дә түләнә.
– Өстәмә ярдәм гаиләнең айлык кеременә бәйлеме?
– Юк. Бу түләү гаиләнең кеременә бәйле түгел. Шулай ук эш урыны, хезмәт хакы булу-булмау, башка төр пособие, пенсияләр, социаль түләүләр һәм социаль ярдәм төрләре дә исәпкә алынмый. 16 яшькә кадәрле балалары булган барлык гаиләләргә дә акча бирелә.
– Әти-әнинең кайсысы гариза белән мөрәҗәгать итә ала?
– Ана капиталына сертификат булган очракта гаризаны сертификат иясе язарга тиеш. Башка очракларда гаризаны баланың туу турында таныклыгында язылган ата-ананың икесенең берсе яза ала. Гаризаны икесе дә биргән очракта акча беренче булып язучыга күчерелә.
– Гариза белән мөрәҗәгать итү вакыты чикләнгәнме?
– Гариза белән биш ай дәвамында мөрәҗәгать итәргә була. Гаризалар барлык каналлар буенча 1 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Айлык түләүләргә хокуклары булган гаиләләргә апрельдән алып июньгә кадәр түләүләр биреләчәк.
– Айлык акчалата түләү кайсы чор өчен билгеләнә?
– Әлеге акча 2020 елның апреленнән июненә кадәр һәр балага айга бер тапкыр түләнелә. Гариза 30 июньнән соң язылган очракта түләү 3 ай өчен берьюлы башкарыла.
– Балага 3 яшь апрель-июнь аралыгында тулган очракта, гаилә ай саен бирелә торган акчаны да, берьюлы бирелүчесен да алаламы?
– Әлбәттә, балага апрельдә 3 яше тулса, гаилә апрель ае өчен 5 мең сум, ә июньнән соң 10 мең сум акча ала. Балага 3 яшь майда тулган очракта, гаиләгә апрель һәм май айлары өчен 5әр мең сум (ике айга 10 мең сум), 1 июньнән 10 мең сум акча түләнә. Балага 3 яшь июньдә тула икән, гаилә апрель, май, июнь айлары өчен 5әр мең сум (барлыгы 15 мең сум), 1 июньнән 10 мең сум акча ала.
– Гариза уңай хәл ителсә, акчаны кайдан һәм ничек алырга кирәк?
– Таҗвирусы таралу куркынычы шартларында акча бары тик гариза белән мөрәҗәгать итүченең гаризада күрсәтелгән реквизитлары буенча банк счетына гына күчерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев