"Чүпкә башка районнарда балаларга туләмиләр икән..." - чынлыкта ничек?
Җавап табарга тырышып карыйк.
Бер сорау борчый. Чупкэ башка районнарда балаларга тулэмилэр икэн. Безнен этнэ тугачта тулэтэ башлый. Бу ни хэл икэн сон.. Экэмэт безнен этнэдэ законнар. Шаккатасын... " https://vk.com/podslyshanoatnya
Узган елның гыйнварыннан чүп чыгару өчен түләү яңа кагыйдәләр нигезендә түләнә башлады. Квитанциядә "ТКК белән эш итү буенча хезмәтләр" дигән юл барлыкка килде. Тариф һәр төбәк буенча аерым билгеләнә.
Россия буенча уртача бәя-бер кешегә 100-150 сум күләмендә куелган. Түләү турыдан-туры төбәк операторына бара. "Договор төземәделәр" диючеләргә бер аңлатып язган идек, коммуналь хуҗалык җитәкчесе "Килешү кирәк булмады, автомат рәвештә күчелде. Мин чүп чыгармыйм, дип тә котыла алучы юк, чөнки булган хуҗалыкта чүп бар. Ягам, дию дә җавап түгел. Ягылырга тиеш түгел, анысы да законга каршы килә, дигән иде.
2019 елдан башлап эшли башлаган «Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү турында» гы Федераль законның төп моментларын кыскача гына формалаштырсак:
шәһәр һәм районнар муниципалитетлары чүп чыгармый. Аларның бурычы-калдыкларны җыю өчен җиһазланган мәйданчыклар бирү; 2019 елның 1 гыйнварыннан чүп-чар өчен закон буенча конкурс нигезендә сайланган операторлар җавап бирә;
Әтнә районын алсак, чүпне машина килеп җыя, районның чүп полигонына бушаталар...- тиешле мәйданчык бирелгән.
Әлеге яңа закон нигезендә, чүп-чар өчен түләү региональ энергетика комиссиясе раслаган нормативлар буенча , төбәк операторларының статистика һәм икътисади күрсәткечләре нигезендә башкарыла. Чүп чыгарган өчен сумма түбәндәге формула буенча исәпләнә:
Өйдә "прописка"да торган кеше саен - 1 кешегә -1тариф *. Йортыгызда 4 кеше бар икән, баламы ул, өлкән кешеме, тиешле тариф дүрткә тапкырлана.
Татарстан Республикасында бәя 70,98 - 76,46 сум арасында.
Балаларга тулэмилэр икэн...- "Закон нигезендә түләнелә, дип аңлаттылар. Чөнки балаларның подгузниклары чүпкә чыгарыла, тукландыру өчен бирелгән ризык савытлары - пыяла банка-пластик савытлар чүпкә чыгарыла, шулай булгач балалар өчен дә тариф бар, дип аңлаттылар, - дип сөйли бу уңайдан коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров. Җыйналган акчалар да районда калмый, үзәккә киткәнен аңлагансыздыр.
Чүп чыгарган өчен түләү күләмен ничек киметеп була?
Акчаны янга калдыру мөмкинлеген дә күздә тота Закон. Яшәү урыны буенча, мәсәлән, ялга, командировкага киткәндә, озак вакыт дәвамында стационарда дәваланганда, раслый торган документлар булса, аларны яңадан исәпләү өчен тапшыра аласыз.
Мәгълүмат өчен https://yakapitalist.ru/ файдаланылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев