Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кире кагу мөмкинме?

Сорауларга Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре җавап бирә.

– Исәнмесез! Сезгә соравым бар иде. Ательега күлмәк тегәргә заказ биргән идем. Материалы аларныкы. Хәзер кире уйладым. Мин заказымны кире кага аламмы?
 – “Кулланучылар хокукларын яклау турындагы” законның 32 маддәсе нигезендә, сез ателье белән ике арада төзелгән килешүне теләсә кайсы вакытта өзә аласыз. Әмма шул ук вакытта ике арадагы килешүне тормышка ашырган вакытта ателье тарафыннан тотылган чыгымнарны түләү сезнең өчен шарт булып тора. Шуның өчен ателье җитәкчелегеннән әлеге чыгымнарны раслаучы документларны сорап алыгыз.
– Сервис үзәгенә микродулкынлы мичемне тапшырдым. Ремонт вакыты – 45 көн дип күрсәтелгән. 60 көн узды инде, әлегә микродулкынлы мичем һаман да төзәтелмәгән. Минем бу очракта кулланучы буларак хокукларым?
– “Кулланучылар хокукын яклау турындагы закон”ның 23 маддәсе нигезендә ремонт билгеләнгән вакытта башкарылмаган очракта, кулланучы ремонттан баш тартып, закон нигезендә башка таләпләр куярга хокук­лы – товарны шул ук маркадагы башка товар белән алыштыру, бәясен яңадан исәпләтеп, башка маркадагы товарга алыштыруны, сату – алу килешүеннән баш тартып, товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

/pixabay.com/r

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев