Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Олы Әтнә авылы үзәгендә биек манаралар икәү булдылар

“Олы Әтнәнең үзәгендә – “Затлы” ишегалдында тагын бер утлары янып-сүнеп торучы вышка төзеделәр. Нәрсә өчен икән ул? Халыкка зыянлы түгелме икән?”

Редакциягә әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Борчылып сорадылар дияргә кирәк. Чөнки сер түгел, ни генә эшләмәсеннәр, ахыр чиктә таякның авыр башы халык җилкәсенә төшә.

Газетаны һәрдаим укучылар хәтерлидер, редакциянең борын төбендә – шул ук “Затлы” территориясендә беренче вышка урнаштырылгач та шулай дип борчылучылар, сораучылар булды. Ул вакытта да соравыгызга җавап бирдек. Бу юлы әлеге сорауны «Затлы» сәүдә үзәге җитәкчеләренә юлладык.

– Бернинди куркыныч та юк, сәламәтлеккә бернинди тәэсире дә булмый. Гадәти телефон станциясе вышкасы ул. Монда «Теле 2» кәрәзле телефон элемтәсе булачак. Телефон элемтәсе яхшыргач, рәхмәт әйтүчеләр дә булыр әле. Барысы да башкарма комитет белән дә, җирле үзидарә белән дә килештерелгән, – диде Илнур Гыйлаҗев.

Элекке саннарның берсендә, республикада бөтен территорияне куәтле элемтә челтәрләре белән каплап алырга телиләр дип язган идек. Бу уңайдан «Затлы» ишегалдында заманында «МТС» телефон элемтәсе булдырылды. Ә хәзер биредә төрле утлар белән ерактан ук ике вышка балкып тора.  

Прогресс – җәмгыятьнең алгарышы бер урында тормый, һаман алга барабыз. Шуңа күрә, әлеге элемтә вышкалары да халыкка файдага дип аңларга кирәк.

Моңа өстәп шуны да әйтергә була, шәхси биләмә дигән төшенчә бар һәм ул закон белән саклана. Ә инде шәхси җирдә халыкка зыянсыз һәм комачаулык тудырмый торган ниндидер объект төзелә икән, моңа каршы төшәргә беркемнең дә хакы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Элек бу вышкалар радиация чыгарып торалар. Шуңа күрә, торак-пунктлардан ераграк төзелүе әйбәт дип язалар иде. Шәһәр җирендә йортлары янына мондый вышка куелуын белгән халык пикетка чыкты. Ә сез зыянсыз дип язасыз. Просто "Затлы" хуҗаларына керем керә бу вышалардан. Университетта укыганда да, биология фәннәре профессоры үзенең лекцияләрендә, безне, сотовый вышкалары һәм югары көчәнешле эл. линияләре янында яшәү сәләмәтлеккә зыянлы дип өйрәтте.

    • аватар Без имени

      0

      0

      "Пилотный" проект белән куелган 5G вышкалары түгелме икән?