Әтнә таңы

Сорауларга җавап: халыкны борчыганы…

Район прокурорына мөрәҗәгатьләрнең хәйраны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе бүлеге хезмәткәрләренең административ җаваплылыкка тарту мәсьәләләренә кагыла.

Реклама

Нурия Сабирҗанова, район прокуроры
 Алар арасында бар  нигезсезе, бар нигезлеләре дә.  Шуларнын берсе, мәсәлән, Г. мөрәҗәгате… юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәтен тикшергәндә федераль законнар таләпләрен, административ хокук бозулар турында закон таләпләренең үтәүләре район прокуратурасы тарафыннан тикшерелде.
Юл хәрәкәтендә катнашучылар юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм куркыныч шартлар тудырмаска, ә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре закон бозу очраклары булып административ жаваплылыкка тартканда гражданнарның юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хокук бозуларын законлы юллар белән расларга һәм тиешле дәлилләр белән исбатларга тиеш.
Иптәш Г. үзенең административ жаваплылыкка тартылу карары белән килешмәү сәбәпле, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе бүлеге хезмәткәрләренең карары белән ризасызлык белдергән. Бу шикаять урынлы һәм нигезле дип табылды. Прокуратура тарафыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы бүлекчәсе җитәкчесенә күрсәтмә юнәлтелде. Аннан тыш, Татарстан Республикасы Югары суды карары нигезендә район суды карары һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе бүлеге хезмәткәрләре административ жаваплылыкка тарту карары, бу эш буенча эш башкару вазыйфаи затның карары чыгарылган хәлләрнең исбатланмавы нәтиҗәсендә  туктатылды һәм гамәлдән чыгарылды.
Тагын бер күңелне борчыганы, районыбызда күзәтелгән хокук бозулар турындагы күп кенә мөрәҗәгатьләрнең чагыштырмача аноним рәвештә булуы. Аларның урынлысы, урынсызы, нигезлесе, нигезсезе дә бар. Сүз дә юк, мөрәҗәгатьләрнең һәркайсы карала, тикшерелә, шул ук вакытта чаралар да күрелә. Районда хокук саклау органнары, район эчке эшләр бүлеге, прокуратура органы бар. Бирегә бернинди киртәләрсез кереп, үзегезнең мөрәҗәгатьләрегезне җитке­рергә мөмкин. Тирә-юнегездәге хокук бозуларны кү­реп, күңелегез аша үткәрәсез, аларга карата битараф түгелсез икән, хаклы икәнегезне беләсез икән, үтене­чем – мөрәҗәгатьләрне исемләп, имзалап җибәрсәгез иде.
мөрәҗәгать
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: