Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Утны кайчан кабызырга?

"Гозерем бар иде”, – дип, редакциягә шалтыратты бер таныш булмаган тавыш.

“Олы Әтнәдән мин. Бездә урам утын 12 тулганчы ук сүндерәләр. Иртән 5ләрдә кабызалар да 7ләргәчә янып тора. Әмма иң кирәк вакытта – төнлә булмый. Караклар вакыты дип атыйбыз аны. Ут барында ярый иде, бөтен тирә-як ялт итеп, балкып торды.

Аның вакытын күчереп буламы икән?” – Әнә шулай дип мөрәҗәгать итте таныш булмаган ханым. Биредә, тагын бер кат исегезгә төшерү урынлы булыр – аноним, ягъни исем-фамилиясез мондый мөрәҗәгать һәм хатларга, закон нигезендә, җавап бирмәскә дә мөмкин. Җәмәгать, куркасыз икән – хәбәр бирмәгез, хә­бәр итәсез икән – курыкмагыз инде. Шулай да Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Азат Хәйретдинов бу сорауга җавап бирүне дөрес дип тапты.
– Урам утлары фотоэлементлар белән көйләнеп тора. Атна-ун көн саен аңа корректировка ясап, үзгәртеп торабыз. Утның кабыну-сүнү вакытлары нәкъ менә шушы вариантта дөрес дигән фикергә килдек. Чөнки иртән эшкә баручылар була, яисә, иртән сөт тапшыралар – шул вакытта яктылык булу кирәк. Көн озынлыгы үзгәреп, яктырган саен аны да үзгәртәбез. Әлегә 12нче яртыдан иртәнге 5нче яртыга кадәр сүнеп тора. Чөнки, электр энергиясе өчен түләүнең зур булуын үзегез аңлыйсыз. Аннан соң, төнге ут буенча халыкның фикере бердәй түгел, кемгәдер төнлә ут кирәкми, ә кемдер, менә бу очрактагы кебек, утны төнлә кабызуны сорый, – дип аңлатты җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев