Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында солдатлар ничек эшли?" - Хәрби комиссар җавабы

Хөрмәтле редакция. Гади гражданнарны ничек сакланырга, нәрсә ярый, нәрсә ярамый күп өйрәтәләр. Армиядә ничек икән, балалар Россиянең бар төбәкләрендә хезмәт итә бит", - дип шалтыратып сорадалар бездән.

Рәхмәт соравыгызга, без Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Әгъзәм улы Борһанов белән элемтәгә кердек.

Җавабын сезгә дә җиткерәбез.

-  Хөрмәтле әти-әниләр! Борчылмагыз, балаларыгыз исән-сау. Белешеп торабыз. Бөтен хәрби частьта да карантин. Дәресләр-өйрәтүләр  бары тик часть гаскәрләре территориясендә генә уза. "Увольнение, ял туктатыла, шәхси состав көн саен берничә тапкыр  медицина тикшерүе уза. Хәтта офицерларга да часть территориясен ташлап китәргә  рөхсәт ителми.  Язгы чакырылыш барышында да призывниклар өчен барлык саклану чаралары да үтәләчәк, - дип җавап бирде безгә хәрби комиссар.

Бу чакырылышта 12 Әтнә егете армиягә китә, дип язган идек. 

Архив фотосын файдаландык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев