Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Әтнә «Спорт мәктәбе» базасында ГТО сынауларын тапшыру исәбенә «Зарница-2024» Хәрби-спорт уеннары узды

17 апрельдә Әтнә муниципаль районында «Зарница-2024» Бөтенроссия хәрби — патриотик уеннарының муниципаль этабы узды.

«Зарница — 2024» кысаларында командаларда катнашучылар ГТО комплексы сынауларының түбәндәге нормативларын үтәделәр: 
— 60 һәм 1000 метрга йөгерү;
— югары турникта тартылу;
— тәнне аркада ятып күтәрү;
— пневматик винтовкадан ату.
ГТО комплексы чаралары актив яшәү рәвешен популярлаштыру һәм халыкның барлык категорияләрен һәм төркемнәрен даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Катнашучыларның барысы да сынауларны нәтиҗәле үтәделәр һәм спорт осталыкларын күрсәттеләр.

Ә нәтиҗәләр түбәндәгечә булды.

I урынны Бәрәскә мәктәбе яулады.

II урында Күңгәр мәктәбе.

Күәм, Олы Әтнә, Комыргуҗа мәктәпләре III урын алды.

Командалар, шулай ук шәхси беренчелектә призлы урын алучылар грамоталар белән бүләкләнделәр. Җиңүче команда Югары Осланда узачак зона ярышында чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев