Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Әтнә хоккей лигасы старт алды

Хоккей уенын яратучыларны сөендерергә ашыгабыз, елдагыча Әтнә хоккей лигасы старт алды.

Көннәр суык булуга карамастан, районда ӘХЛ уеннары башланып китте. Һәрвакыттагыча, уеннар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә үтә. Әтнә хоккей лигасында барысы 5 команда катнаша: Күәм, Шашы, Бәрәскә, Әтнә һәм Мәңгәр. Узган атналарда Олы Әтнә һәм Күәм боз мәйданчыкларында беренче уеннар уйналды.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

Күәм-Әтнә – 10:1;

Бәрәскә-Шашы – 2:4;

Күәм-Бәрәскә – 2:1.

Бу атнада Күәм боз мәйданчыгында Күәм-Мәңгәр, Олы Әтнәдә: Әтнә-Шашы, Әтнә-Бәрәскә, Шашы-Мәңгәр командалары очраша. Уеннар барышы белән таныштырып барачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев