Әтнә таңы

Бадминтон осталары

Спорт мәктәбе директоры


Ирек Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, укучылар арасындагы спартакиаданың чираттагы спорт төре – бадминтон буенча ярышлары узды. Ул инде соңгы ике ел дәвамында төп мәктәпләр һәм урта мәктәпләр буенча аерым төркемнәрдә уза. Урта мәктәпләрдән Күңгәр – I, Бәрәскә – II, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы – III һәм Күәм IV урыннарга лаек булдылар. Төп мәктәп­ләрдән Олы Мәңгәр – I, Түбән Көек – II, Яңа Шашы -  III һәм Күлле Киме IV урын яулаган.
Шәхси нәтиҗәләргә килсәк, алар түбәндәгечә. Урта мәктәпләрдән: кызлар арасында. 1нче  Лилия Гиниятуллина, Олы Әтнә, 2дә –  Алия Баһавиева, Бәрәскә, 3 урында – Елизавета Петрова, Күңгәр. Егетләр арасында. 1 урында – Айрат Нуриев, Күәм, икедә – Марат Заһидуллин, Күңгәр, өченчедә – Ислам Касыймов, Бәрәскә. Төп мәктәп­ләрдән: кызлар арасында. 1 урында – Әдилә Сафина, Күлле Киме мәктәбе, икедә – Инзилә Сафина, Түбән Көек.  өченчедә Диләрә Яковлева, Олы Мәңгәр. Ир-малайлардан: беренче урында Айзат Филатов, Олы Мәңгәр, икедә – Азат Әхмәдуллин, Түбән Көек мәктәбе, өченче урында – Данил Аканашев, Түбән Көек.

Реклама

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: