Бәрәскәләр булдыра
спорт

Бәрәскәләр булдыра

22 февраль көнне Тубән Бәрәскәдә дә Ватанны саклаучылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган «Ленин исемендәге нәселле терлек заводы» кубогына хоккей ярышы булып узды.

Турнирда башта мәктәп яшендәгеләрдән 2 команда көч сынашты, аннан сон зурлар арасында үзара тигез бүленгән 3 команда көч сынашты.
Бәйрәмне хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин ачып җибәрде. Ул һәр командада үзенең акчалата бүләген тапшырды.
Килгән кунакларны, җанатарларны плов, чәй, коймак белән сыйладылар. 
«Бәйрәмне төп оештыручылар - хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин, хоккей тренеры Илнар Биктимеров, физкультура укытучысы Нәкыйп Мәгъсүмов һәм барлык авыл яшьләре», – дип хәбәр итте Раил Зарипов.


Нет комментариев