Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Данил Сәләхетдиновны зурладылар

"Легендар шәхес - Данил абый Сәләхетдинов хөрмәтенә волейбол бәйгесе уздырабыз", - дип куанычы белән уртаклашты Әтнә районында узучы волейбол турнирларының һәрберсен оештыручы, Олы Әтнә урта мәктәбе укытучысы Нәкыйп Мәгъсүмов.

Бу юлы бәйгедә өч команда - "Әтнә ветераннары", "Команда 80ых" һәм "Команда 90ых" арасында барды. Күпләр беләдер, Данил абый Сәләхетдинов, техникумның физкультура укытучысы буларак, бик күп спортчылар тәрбияләде. 

Арада волейболчылар да бар. Шуңа күрә волейбол бәйгесе оешуга гаҗәпләнәсе юк. Ә инде турнирны Нәкыйп Мәгъсүмов оештыру бөтенләй дә гаҗәп түгел. Бердән, яңа 80 яшен тутырган Данил абыйны нык хөрмәт итә, икедән, аны, мөгаен, волейболдан башка күз алдына да китереп булмый. Укучы балалардан шундый көчле команда туплады ул - Татарстан чемпионнары булдылар, Россия чемпионатының ярымфиналында - Түбән Новгородта туп чөйделәр.

Ә бүгенге турнирга килсәк, танылган журналист Атлас Гафиятов та биредә иде. Юбилярның улы да бәйге барышын күзәтте. Бәйгеләрнең баш судьясы Рөстәм Хәбибуллин булды. Ә очрашуны тантаналы марш астында, "Юнармияче"ләр алып кергән флаг астында башладылар дияргә була. Иң беренче уенны Данил абый Сәләхетдинов очыртып җибәргән тупны чөеп уйный башладылар...

Турнирның җиңүчеләре хакында өстәмә хәбәр итәрбез, әлегә ул дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев