Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

ГТО белән сәламәт яшик

Соңгы елларда югары технологияләр тормышыбызга тирән үтеп керде.

Компьютерлар, смартфоннар, планшетлы компьютерлар гадәти күренешкә әверелде. Нәтиҗәдә, белем бирү, мәгълүмат алу мөмкинлеге артты. Шул ук вакытта, интернет, компьютер “коллары”ның сәламәтлеге какшавы мәгълүм булды. Үсеп килүче буынның сәламәтлеккә туймавы шул хакта сөйли. Хәзер, киресенчә, халыкны спортка, актив ялга җәлеп итү бурычы тора.

Шул уңайдан без Әтнә халкын сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өндибез. Моның өчен сезгә ГТО (Хезмәткә һәм оборонага әзер) нормативлары тапшырырга киңәш итәбез.Әтнә районында урнашкан “Ашыт”мәдәният һәм спорт узәге сезне һәр эш көнендә сезне ГТО нормативларын тапшыру өчен кабул итәргә әзер.

2021 елның 11 мартында «СССР хезмәтенә һәм оборонасына әзер» Бөтенсоюз физкультура комплексы төзелүгә 90 ел һәм 2021 елның 24 мартында Россия Федерациясе Президенты тарафыннан «Хезмәткә һәм оборонага әзер «Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы (алга таба – ГТО комплексы) турында» Указга кул куелуга 7 ел тула.

Шул уңайдан Әтнә спорт комплексы тарафыннан төрле чаралар үтүе көтелә.

Белешмәләр өчен телефон: 2-10-21

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев