Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

ГТО үз эшен дәвам итә

Әтнә районының “Ашыт” мәдәният һәм спорт үзәгендә урнашкан “ГТО нормативлары алу” центры (Центр тестирования ГТО) җәй көне дә үз эшен дәвам итә.

Июнь аенда , Бөтендөнья балаларны яклау көнендә,районыбызның “Туган Як” паркында балалар һәм яшьүсмерләр ГТО нормативлары тапшырдылар,истәлекле бүләкләргә ия булдылар һәм тәмле туңдырма белән сыйландылар.

12 июнь көнне- район Сабантуенда урнашкан ГТО мәйданчыгында да һәр теләк белдерүче кешедән ГТО нормативлары алынды, грамотлар һәм бүләкләр бирелде.

25 июнь көнне булып узачак “Яшьләр көне”ндә дә ГТО үз эшен дәвам итәчәк. Көндез, “Туган Як”паркында ,барлык теләүчеләр ГТО нормативлары тапшыра алачаклар.Барыгызны да көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев