Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

ӘХЛ уеннарының җиңүчесе билгеле

Әтнә хоккей лигасы уеннары башланганын хәбәр итеп, аның барышын чагылдырып барырга тырыштык. Җанатарларның исәбенә дә чыга торган түгел иде.

Ике ай дәвам иткән, 6 команда катнашкан бу хоккей уеннарының бәхәсле вакытлары да булды. Анысын да җанатарларның фикерен исәпкә алып, кабат уйнатып хәл итә килделәр. 

Хоккей уеннары районыбыз авылларындагы хоккей мәйданчыкларында уйналды.

Һәм менә бөтен район белән күзәткән Әтнә хоккей лигасы уеннары тәмамланды. 

ӘХЛның җиңүчесе булып Күәм хоккей командасы калды.

2 урында - Яңа Шашы хоккей командасы,

3 урында - Олы Әтнә хоккей командасы, 

4 урында - Бәрәскә хоккей командасы.

Җиңүчеләргә рәхмәт әйтеп, истәлек бүләкләре тапшырылды. Котлыйбыз.

Уеннарга тәҗрибәле судьялар бәя бирде.

ӘХЛ барышындагы фотолар редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев