Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Кичәге ачык волейбол бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Кичә Әтнәдә 7 команда волейбол уйнаганын хәбәр иткән идем: Буадан - 2 команда, Арчадан -2 команда, Балтачтан - 1, Әтнәдән 2 команда.

  2005-2006 нчы елгы яшүсмерләр арасында "Бердәм Россия" призына ачык волейбол ярышы уеннарында катнашты алар. 

2005-2006 нчы елгы малайлар арасында волейбол буенча Татарстан беренчелегенә әзерләнү дә бу,  дигән иде  район спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин.

Җиңүчеләр:

1 урын - Әтнә командасы,

2 урын - Кенәр командасы,

3 урын - Балтач командасы,

4 урын - Буа командасы.

Җиңүчеләргә "Бердәм Россия" призлары, бүләкләре тапшырылды.

- Әтнәнең бу командасына өметләрем зурдан. Октябрь ае ахырында, я ноябрь башында 2005-2006 нчы елгы үсмерләр арасында волейбол буенча Татарстан беренчелеге була. Бездән шушы команда барачак. Бәлки, бәлки... җиңүчеләр арасына керә алырлар...- ди спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйге