Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Күәмнәр җиңүче

Әтнә хоккей лигасы уеннары башланганын хәбәр итеп, аның барышын чагылдырып барырга тырыштык.

Ике айга якын 5 команда көч сынашты. Бик салкын көннәрдә дә уеннар тукталып тормады. Хоккей уеннары Олы Әтнә, Бәрәскә һәм Күәм авылларындагы хоккей мәйданчыкларында уйналды.

Һәм менә бөтен район белән күзәткән Әтнә хоккей лигасы уеннары тәмамланды. Финал бик көчле булды, Арча шәһәреннән махсус хөкемдарда чакырулы иде финал уеннарына. 

Шулай итеп 8:1 счеты белән ӘХЛның җиңүчесе булып Күәм хоккей командасы калды. 

2 урында - Яңа Шашы хоккей командасы,

3 урында - Олы Әтнә хоккей командасы, 

4 урында - Бәрәскә хоккей командасы.

Котлыйбыз сезне егетләр! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев