Әтнә таңы

Мәскәү журналисты Күәмдәге хоккей уенын карарга килде - (фоторепортаж)

Күәмдә Илгизәр Зарипов турнирын яктыртырга Мәскәү журналисты Дмитрий Крюков та килгән иде.

Күәмнең хоккей мәйданчыгында   хоккейчы, хуҗалыкның алдынгы терлекчесе булган Илгизәр Фәгаль улы Зарипов истәлегенә уздырыла торган хоккей ярышы булды.

Аны Күәм эшмәкәре, Илгизәр Зариповның дусты Рөстәм Хәбибуллин оештыра. Матур традиция дәвам итә, хәтер мәңгелек. Иганәчесе -  Илгизәр абыйның улы Илназ Зарипов. 

Бәйгедә 4 команда: Морки, Олы Әтнә, РТС( Яңа Әтнә), Күәм командалары уйнады. Бәяләү олимпия системасы буенча барды. Җиңгән команда финалга узды. Нәтиҗәдә кубок Моркига китте. Уенның җиңүчесе булып Морки командасы калды. 

Реклама

- Быелгы хоккей бәйгесе гаять кискенлеге, яхшы уеннар белән истә калды, - диләр уенчылар.

Мәскәү журналисты үзенең китабын да бүләк итте бәйге барышында. 

Бу хакта мәкалә белән газетабызда танышырсыз.

Хәмит Бадиков фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: