Күңгәр 1 - беренче
спорт

Күңгәр 1 - беренче

«Ашыт» мәдәният һәм спорт үзәгендә, инде традиционга әйләнгән, волейбол буенча хәйрия ярышы узды.

Биредә 8 команда - Биектау, Саба, Балтач, Арча һәм Әтнәнең  4 командасы катнашты.

Районның Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшиннан алган мәгълүматларга караганда, моның асылы шул - уенда һәр команда билгеле бер суммада кертем ясап катнаша.

Соңыннан бу сумма мөмкинлеге чикле, мохтаҗ балаларга бүлеп бирелә. Бәйге бик киеренке уза.

Ахыр чиктә Күңгәр-1 командасы җиңүгә ирешә.

Икенче урынны Арча командасы яулый.

Өченче урынны Биектау командасы ала.

Аерым чыгыш ясаган Әтнә командасы - дүртенче урында.


Нет комментариев