Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

“Милләтләр кроссы”... уйланырга сәбәп бар

Бәйгедә җиңәм, үз яшьтәшләрем арасында мин иң җитезе дип килүчеләр дә булгандыр

“Туган ягым” паркы белән янәшәдә, Бөтенроссия йөгереш көне уңаеннан “Милләтләр кроссы” узды.
Бу көн һәр елны матур, аяз һәм кояшлы була. Быел да шундый иде. Мәкаләне кызык­лырак, тулырак итәр өчен, бу очракта, бәлки, нәкъ менә табигать турында күбрәк язаргадыр!? Чөнки, билгеле сәбәпләр аркасында дип уйлыйк, нибары ике яшь төркемендә, анда да ир-малайлар һәм кызлар бергә чаптылар. Җиңүчеләр, призлылар арасында бер генә хатын-кызның да булмавына гаҗәпләнерлек тә түгел. Ул гына да түгел, яңа 14 яшен тутырган яшүсмер егет тә зарланды: “Гадел булмады бу, 30 яшьлекләрне мин ничек узыйм инде?” – дип өзгәләнде. Киләчәктә, мөгаен, бу кимчелекләрне искә алырга кирәк. Югыйсә, арада нәкъ менә шушы бәйгедә җиңәм, үз яшьтәшләрем арасында мин иң җитезе дип килүчеләр дә булгандыр.
Тагын бер кимчелек бар иде: чабарга стартка тезелгән балалар алдан килгән машиналарны күреп туктарга мәҗбүр булдылар. Гомумән, ни өчендер, юллар ябылмаган иде. Әллә шул аралыкта гына юлны ачып куйган булганнармы?
Һаман кимчелекләр генә карап йөргән икән димәгез, тирә-якта яңгырап торган музыка, алып баручының ихлас ярыш дәрте тудырырлык итеп сөйләве – булган кимчелекләрне артыгы белән каплагандыр. Кайнар чәй дә спортчыларның күңелен күтәргәндер; чабып килгәннән соң музыка астында кайнар чәй эчү үзе ни тора! Шулай да киләсе юлы югарыда телгә алганнар искә алыныр дип өметләник.
Ә бәйгегә килсәк, аны ихлас теләкләрен җиткереп, спортчыларга уңышлар теләп районның башкарма комитет җи­­тәкчесе урынбасары Марат Халиков ачып җибәрде. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе дә уңышлар теләде. Кросста яшьләр теләп катнаштылар, аеруча Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы студентлары актив булдылар. Җиңүчеләр арасында да техникум студентларының күп булуына гаҗәпләнерлек түгел.
Бәйге нәтиҗәләре
14 яшькә кадәр:
I. Ильмир Заһидуллин
II. Ислам Вәлиуллин
III. Максим Разумников
14 яшьтән өлкәннәр:
I. Ганиев Салават
II. Данилов Максим

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев