Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Шахмат ярышы узды

Кичә "Ашыт" спорткомплексында спартакиада кысаларында тугызьеллык һәм унберьеллык мәктәпләр арасында шахмат ярышы ((14+) узды.

Әлеге бәйгегә һәр мәктәптән килгән командалар катнашты. Алар арасында безнең республикада танылган шахматчыларыбыз да уйнады. Өйтергә кирәк, спортның бу төре белән кызыксынучылар күбәйгәннән күбәя. Һәм нәтиҗәләре дә шатландыра. Спартакиада кысаларында катнашучылар да моны тагын бер кат раслады. Олы Әтнә мәктәбе укучылары 100 процент - 15 мөмкинлектән 15 очко алдылар. Бәрәскә мәктәбе укучыларының уены да күңелне  сөендерде.

Җиңүче командалар түбәндәгечә билгеләнде:

11 еллык мәктәпләр арасында :

беренче урында - Олы Әтнә мәктәбе, икенче урында -Түбән Бәрәскә мәктәбе, өченче урында - Комыргуҗа мәктәбе командалары.

9 еллык мәктәпләр арасында :

Беренчедә - Яңа Шашы мәктәбе командасы, икенчедә - Олы Мәңгәр мәктәбе, өченче урында - Күлле Киме мәктәбе командасы.

Шәхси беренчелек

Унбер еллык мәктәпләр, кызлар  арасында- 1. Мифтахова Азалия, Олы Әтнә  2.Гиззатуллина Лилия, Комыргуҗа, 3.Әхмәтова Азалия, Күңгәр мәктәбе. Егетләр арасында: 1. Шәрәфиев  Самат, Олы Әтнә мәктәбе, 2.Кәримов Камил, Олы Әтнә мәктәбе 3. Фатыйхов Инсаф, Т.Бәрәскә мәктәбе.

Тугызьеллык мәктәпләр арасында: кызлар - 1.Галиева Ләйлә , Олы Мәңгәр, 2.Динә Закирова, Яңа Шашы, 3.Сафина Әдилә, К.Киме. Егетләр арасында: 1. Юсупов Данияр, Югары Көек, 2. Илсаф Мөхәммәтҗанов, Яңа Шашы, 3. Фәйзуллин Алмаз, Яңа Шашы мәктәбе.

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Шахмат мәктәбе фотолары файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев