Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Әтнә футбол лигасы дәвам итә

Хәбәр иткәнебезчә, районда 8 августтан Әтнә футбол лигасы уеннары башланып китте.

Һәр атна саен Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының футбол кырында туп уйнаучыларга игътибар итми калмагансыздыр. Уеннар һәр атнаның ял көннәрендә үтә. Быел ӘФЛда барысы 7 команда катнаша – «Затлы», «Күлле Киме», «Ленин», «Күңгәр», «Шашы», «Чембулат-Сап» командалары һәм Олы Әтнә авыл җирлегенең өлкәннәр командасы.
Һәр атна саен ӘФЛ уеннары авыл хуҗалыгы техникумының футбол кырында уза. Шуңа да игътибар итми калмагансыздыр, футбол кырын тиешле таләпләргә туры китерергә тырышканнар быел.
– Быел кулдан килгәнчә, футбол кырын яхшыртырга тырыштык. Яхшы әзерлекле диясе килә, – диде яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев.
Ә уеннарга килгәндә, бүгенге көндә 11 очко туп­лап «Шашы» командасы беренче урында бара. Аннан кала 10 очко туплаган «Затлы» командасы. Әлегә өченче баскычны 9 очко белән «Чембулат-Сап» командасы били. Бүгенге көндә «Күңгәр», «Ленин» командаларының алтышар очко, Олы Әтнә авыл җирлегенең өлкәннәр командасында – 7 очко.
– Уеннар бик киеренке уза. Чөнки командалар бик көчле, әзерлекле, – дип фикерләре белән уртаклашты Рамил Рәшит улы.
Ә Әтнә футбол лигасы уеннары сентябрь ае урталарына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев