Әтнә командасы 3 урынга лаек булды
спорт

Әтнә командасы 3 урынга лаек булды

16 нчы апрель көнне Арча районының Кәче мәктәбе спортзалында 2006-2007 нче елгы кызлар арасында волейбол ярышлары булып узды.

Ярышта барлыгы 7 команда көч сынашты.  Әтнә командасы 3 нче урынга лаек булды. Җиңүче командалар медаль, грамота һәм кубок белән бүләкләнделәр.
Ярышның иң яхшы уенчыларын билгеләп үттеләр. Алар арасында Хакимуллина Илүзә дә бар. Тренерлары: Ахметов Надил Наил улы.
Кызларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!


Нет комментариев