Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Әтнә кызы Россия күгендә дә балкыр әле

Әле 11 яшен генә тутырган Олы Әтнә кызы – Азалия Мифтахова 13 яшькә кадәрге кызлар арасындагы шахмат ярышында көндәшләрен отып, Татарстан чемпионы исемен яулады.

Бәйгедә Татарстанның бик көчле 35 шахматчы кызы катнашты. Азалия 9 турда 7,5 балл туплап, бәхәскә бернинди дә урын калдырмаслык итеп, чис­та I урын алды. Шунысын да ассызыклыйк, аннан соңгы урыннарда Яр Чаллы, Казан шәһәрләре кызлары урнашты. Кыскасы, тоташ диярлек шәһәрләрдән торган бәйгедә авыл кызы җиңеп чыкты. Зур уңыш бу.
– Алай гынамы соң!? Зур уңышның теге ягы бу, – ди тренеры Раил Шакиров. – Ул бит баштан ук көндәшләреннән бер башка өстен булды.
Дөресен танырга кирәк, бездә күптәннән Татарстан чемпионы исемен яулаучы юк. Ә шахматта бу – гомумән беренче тапкыр! Шуңа күрә бу уңыш икеләтә кадерле. Ә инде интеллектуаль спорт төре булуын да искә алсак...
Бәйгегә кабат әйләнеп кайтыйк, коронавирус аркасында ике атна дәвамында шахматчы кызлар да, ир-малайлар да шунда яшиләр, аларны беркая да чыгармыйлар. Шунысын да билгеләргә кирәк, башка кайбер зуррак районнардан да берәр шахматчы катнаша. Ә бездән – кечкенә Әтнәдән 2 шахматчыны чакыралар. Тагын бер оста шахматчы егетебез – самат Шәрәфиев тә югалып калмый – уртача нәтиҗә белән сок­ландыра.

Безнең белешмә
Шахмат – үзендә сәнгать, фән һәм спорт элементларын берләштергән һәм махсус фигуралар кулланып, өстәлдә уйный торган логик уен.

– Алда Идел буе Федераль округы бәйгесе көтә, анысы Самара шәһәрендә уза. Узган елны җыелма команда составында барып, III урын алган идек. Быел зуррак уңышка өметләнәбез, – диде тренер.
Самарада Россиянең 14 субъекты вәкилләре көч сынаша. Танырга кирәк, Россиядә Идел буе Федераль округы шахматчылары иң көчлеләрдән санала. Бу исә Азалия Мифтахованың җиңү дәрәҗәсен тагын да арттыра.
Соңыннан җиңүчеләрне бүләкләү мизгелләре дә истә калырлык була. Аларны дөнья шахматы вице-чемпионнары Сергей Карякин һәм Алисә Галләмова бүләкли.
Әтнә кызының шахмат дөньясына ясаган беренче адымнарын да, ниһаять, Татарстан чемпионы дәрәҗәсенә ирешүен дә газетабыз һәрдаим яктыртып барды. Әлбәттә, аның әти-әнисе, Олы Әтнәдә яшәгән әби-бабае Азалиянең шахматлы киләчәге өчен өзелеп торучыларның авангардында булдылар.
Бу уңыш соңгысы булмас, Азалия Мифтахова исеме Россия күгендә дә балкыр әле дигән өметтә калыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев