Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Әтнәдә Җиңел Атлетика буенча ярышлар булып узды

Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XVI Спартакиада кысаларында Җиңел Атлетика буенча ярышлар узды.

 Ярышлар төп гомуми белем мәктәпләре, урта гомуми белем мәктәпләре һәм техникум арасында узды. Укучылар озынлыкка, биеклеккә сикерделәр, йөгерделәр, туп аттылар һәм эстафета йөгерделәр.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:
«А» төркеме (урта гомуми белем мәктәпләре һәм техникум арасында): 
1 урын - Олы Әтнә урта белем мәктәбе;
2 урын - техникум;
3 урын - Күңгәр урта белем мәктәбе.
 «Б» төркеме (төп гомуми белем мәктәпләре арасында): 
1 урын-Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе; 
2 урын-Күшәр төп гомуми белем мәктәбе; 
3 урын-Күлле-Киме төп гомуми белем мәктәбе.
Һәр команда көченнән килгәнчә тырышты. Ярыш тәмамланганнан соң, тантаналы котлау, җиңүчеләрне грамоталар һәм медальләр белән бүләкләү өлеше булды. 1 урынны алган командалар күчмә кубокка ия булдылар.
Нәтиҗәләр ГТО зачетына керде.

Ярыштан соң, барлык катнашучылар да кыр ашханәсендә әзерләнгән тәмле уха, карабодай боткасы һәм кайнар чәй эчтеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев