Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Әтнәдә "Лыжня России - 2021"

Шимбә 27 февраль көнне Әтнәдә "Лыжня России 2021" чаңгы бәйгесе узачак.

Чаңгы ярышы Г. Тукай исемендәге Әтнә совхоз техникумы янындагы трассада узачак . Бәйгенең максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкны массакүләм физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту, чаңгы спорт төрен популярлаштыру. Ул районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчелегендә узачак. Бәйгедә һәр оешмадан дүрт вәкил һәм оешма җитәкчесе катнашу сорала.

Ярышлар түбәндәге яшь категорияләрендә үткәрелә: 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 30 яшьтән 40 яшькә кадәр, 50 яшьтән өлкәнрәкләр. Шулай ук җитәкчеләр өчен ярыш та булачак. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-10-48

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев