Әтнәнең спорт оешмалары онлайн эшли
Бүген, 7 апрельдә, Бөтендөнья сәламәтлек көнен бәйрәм итәләр. Ә сәламәтлек турында сүз чыккан икән, ул инде безнең районның спорт оешмаларыннан башка берничек тә була алмый.
Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында спорт оешмалары эшләми, дип хәбәр иттек.
- Әлеге шартларда тренерларыбыз барысы да өйләрендә шөгыльләнә. Без, җитәкчеләр, дистанцион эшләү мөмкинлекләрен барлыйбыз. Узган атнаның шимбәсеннән тренерларыбыз көн саен инстаграмдагы https://www.instagram.com/sportatnya/?hl=ru һәм https://www.instagram.com/sportschool_atnya/?hl=ru аккаунтларында 9.00 сәгатьтә онлайн ээфирга чыгып, көн саен зарядка ясаталар. Разминка ясыйбыз. Кич өчен онлайн-викториналар куйдык. Дистанцион рәвештә шахмат уйнатабыз. Бу атнада ватсап төркемнәрендә балаларны туплый башладык. "Онлайн обучение" башламакчы булабыз. Әле уйлашабыз, спорт җыр да, бию дә түгел, аның үз үзенчәлекләре бар шул, онлайн волейбол уйнатып булмый. Көнгә бер тапкыр булса да, теория буенча аралашу турында уйланабыз. Кыскасы, өйрәнәбез, мөмкинлекләрне барлыйбыз. Ә спорт сөючеләр безне менә алда әйткән аккаунтлар буенча эзләп таба алалар. Сәламәт булыгыз. Сәламәтлекне саклау үзебездән тора. Аллаһы Тәгалә дә безне ташламас дип ышаныйк, - дип, спорт сөючеләрне бүгенге бәйрәм белән котлады район спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин.
Фото: инстаграмнан скриншот һәм дистанцион шахмат уйнаучылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев