Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Әтнәнең үз чаңгы базасы була

Бүгенге көндә Каенсар урманында блок­лы чаңгы базасы сафка басып килә.

Чаңгы спортын яратучыларны шатландырасы килә. Безнең районда да чаңгы базасы була. Әлеге база “Чаңгы базаларын урнаштыру һәм спорт мәйданчыклары төзү” программасы нигезендә төзелә. Быелгы елда шундый блоклы чаңгы базалары алты районда төзелеп килә.
– Базада киенү-чишенү бүлмәләре, бәдрәфләр, душ, тренер бүлмәләре, чаңгы саклау урыннары булачак. Шулай ук база хезмәт күрсәтү өчен бүлмәләр белән дә җиһазландырылган. Йөз комплект чаңгы экипировкасы бар, монда ук кар чанасы да сакланачак, – дип биредәге эш белән таныштырып үтте районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев.
Бүгенге көндә биредә базаның эчке өлешендә җиһазландыру бара.
Чаңгы трассасы ут белән яктыртылачак. 2 километр чаңгы юлы салынган инде. Моннан тыш, махсус күнекмә дәресләр өчен тагын бер километр юл чис­тартылган.
– Биредә эш май аенда гына башланып киткән иде. Блоклы чаңгы базасын Түбән Новгородтан килүчеләр бер көндә эшләп киттеләр, – дип аңлатып үтте Рамил Рәшит улы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев