"Үзәк" - беренче!
Олы Мәңгәр авылының
мәктәп спортзалында "Мәңгәр" хуҗалыгы призына волейбол ярышлары узды.
Бәйгегә 6 команда катнашты.
- Уеннар бик киеренке барды, иртәдән уйный башлаган идек, тын алырлык та булмады, - ди спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин.
Олы Мәңгәр авылында яшәүче буларак , ул да катнашты бу ярышларда.
Җиңүчеләр түбәндәгечә:
Үзәк командасы - 1 урында, Иске Мәңгәр командасы - 2 урында, Бәхтияр командасы - 3 урында.
Җиңүчеләргә хуҗалык җитәкчесе бүләкләр тапшырды.
Фотоларны Ирек Мөхәммәтшиннан алдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев