Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

"15 февральдә помидор чәчәрмен дип торам"

Һәвәскәр бакчачы киңәшләре.

Баклажанны февральнең 5сеннән соң чәчә башларга вакыт. Болгар борычын 10сыннан соң. Теплицага чыгарасы булса, помидорны да утыртырга була.

Җиргә күчереп утыртканчы рассада 60 көнлек булырга тиеш. 15 февральдә  помидор чәчәрмен дип торам.  Кәбестә рассадасы апрель башында да өлгерә. Иртә, уртача, соң өлгерә торганының үзенчәлекләрен белергә кирәк. Иртә өлгерә торганы 45 көндә җитешә. Көзге сортларга исә 90 көн кирәк. Черемәне ферма тирәсеннән алырга ярамый!   Сәламәт үсенте үстерү өчен беренче төп шарт – туфрак. Нәкыйф абый иң яхшысы урман туфрагы, ди. Андый мөмкинлек булмаса, яхшы черемә кирәк.

–Черемәне ферма тирәсеннән ала күрмәгез, – ди бакчачы. – Анда вак кортлар мыжлап тора, авырулары да күп. Рассада әзерләү өчен ике өлеш туфракка бер өлеш черемә кушыла. Черемә гумуска бай икән, азрак кушсаң да була.

Тартмага салыр алдыннан мин туфракны иләктән илим. Туфракны артык тыгызларга кирәкми, кислород йөрерлек булсын. “Сирәкләгән үсемлек сәламәт булмый”   Нәкыйф абый орлыкны учлап сипми, берәм-берәм утырта. Бу махсус, шытымнарны сирәкләмәү өчен эшләнә. Сирәкләгән вакытта үсемлекләргә зыян килә, аларның иммунитеты какшый, ди ул. Нәкыйф абый  араларын 6 см калдырып, бер тартмага 30-35 орлык чәчә. Артык тирән дә түгел  – 1,5 см тирәнлектә.

–Сугаруның ике төрле юлы бар. Тартмага туфрак салгач, өстенә су бөркергә мөмкин. Аннан соң оячыклар ясап, берәм-берәм орлыкларны чәчәсең. Кабат туфрак белән юрган ябып, оячыкларга тагын су тамызырга кирәк. Соңгы елларда рассаданы кар белән утыртам.

Орлык төрткәннән соң, тигезләп туфрак сипкәч, өстенә 3-4 мм тирәсе кар түшим. Кар суы краннан аккан суга караганда файдалырак. Шуннан соң полиэтилен пакет каплап, кырыйларын кнопка белән эләктереп куям. Рассада өчен 25-28 градуслы урын кулай.  Газ миче, торба тирәсенә, караңгы урынга да куярга да мөмкин. Мондый шартта дүрт көн дигәндә помидор рассадасы тишелеп чыга. 3-4 данә шытым күренә башлады икән, якты урынга куярга кирәк. Әгәр бер тәүлек соңга калсагыз, рассада сузылып үсә, файдалы булмый. “Дымлы туфрак файдалы түгел” Үсемлекләр тишелеп чыкканда су сибәргәме-юкмы? Бу сорау күпләрне кызксындыра. Нәкыйф абый фикеренчә, яшел шытымнар барысы бергә дәррәү тишелеп чыкканчы, су сибәргә кирәкми.   Пленкага тамчылап пар җыела. Шуны селкетеп җибәрсәгез, шул җитә.  Туфрак дымлы килеш, су сибелә икән, рассада авыруга бирешә. Мәсәлән, “кара аяк” (“черная ножка”) шундый мәкерле авыру.  Ул помидор, кәбестә, борыч рассадасында аеруча киң очрый.

Кайберәүләр бу авыруны танымый да икән. Күпләр миннән: “Нәкыйф абый, үсемлекләрне нәрсәдер кисә, килеп карый алмыйсыңмы?” дип сорый. Һәр кешегә бара алмыйм бит. Сорыйм: “Кай җиреннән кисә? Өстәнме? Астанмы?” – дим.  “Астан, җир тигезлегеннән” диләр. Бер әйбер дә кисми, бу – кара аяк авыруы. Ул туфракта дым күп булу сәбәпле, аның тыгызланып китүеннән килеп чыга. Мондый шартта бактерияләр рәхәтләнеп үрчи.  Аннан котылу өчен  ал төстәге марганцовка эремәсен пульверизатор белән сибәргә кирәк.  Аның өстеннән исә үсентеләргә зыян китерми генә туфрак сибәләр.

“Яхшы орлык ике кат пакетта була” Сәламәт рассада үстерү, мул уңыш алуның башы – сыйфатлы орлыкта. Нәкыйф абыйның орлык сайлау, эшкәртү буенча да белемнәре шактый.

–Кибеттә сатыла торган орлыкны игътибар белән сайларга кирәк, – ди ул. –Яхшы орлык ике кат пакет эчендә була. Икеләтелгән пакетта орлык яхшы саклана, тишелеше дә әйбәт. Әгәр бер кат кәгазьдә икән, бу - акча эшләү юлы гына. Мин гомер буе үзем әзерләгән орлык кулланам. Көздән үк аларны марганцовка эремәсендә ныгытам. Орлыкны тиешенчә эшкәртсәң, ул фитофторозга бирешми. Помидор иркендә үсәргә тиеш: тартмада да, бакчада да. Куе булып үссә, үсемлек кояштан фотосинтез ала алмый. Ә алар өчен иң мөһиме – фотосинтез. Эремәне дә дөрес итеп ясау кирәк. Ярты литрлы банкага эремә ясагач, бер яктан куйган кул икенче яктан күренергә тиеш. Куе булса да, ул орлыклар өчен файдалы түгел. Чәчәр алдыннан исә тагын бер кат сыныйм. Көзен орлык тулы булса, кыш буена ул кибә. Язын исә ач һәм тук орлыкларны аерырга кирәк.  Бер бал кашыгы тозны ярты литр суга салып болгатам да орлыкларны шунда салам. Ач орлыклар шундук өскә калкып чыга. Төптә калганнарын алып, чиста суда чайкатам да, җилләтәм. Моны орлык чәчәсе көнне генә эшләргә кирәк. Әйткәнемчә, орлыкны туфракка күпләп сипмим, ояга берне генә утыртам. Әгәр дә тишелеше начар булыр дип, шикләнсәм, икене салам. Икесе дә тишелсә, көчсезрәген, икенче яфрак чыгарганда, өзеп алам. Рассада тишелеп чыккач та, аңа кирәксә-кирәкмәсә су коярга ярамый. Моның өчен аның дымлылыгын тикшерергә кирәк. Бу бик җиңел. Мин дә өйрәнеп кайттым. Бер чеметем туфрак алып, аны бармак очы белән кысып карагыз. Ул таралып китсә, су сибәргә вакыт.  Таралмаса, су кирәкми. Рассадага кояш нуры кирәк

–Рассаданы лампа яктысында гына үстереп булмый, аңа кояш нуры кирәк, – ди һәвәскәр бакчачы. – Әмма кояш яктысын күргән үсемлек тартылып үсә. Кайберәүләр аны турайсын дип, икенче якка алыштырып куя. Болай эшләү дә зыянлы. Үсемлек бер  генә халәттә торса, әйбәтрәк үсә. Туфрак катып китмәсен өчен кечкенә тырма белән төбен йомшартып алу кирәк. Бу вакытта тамырга кислород керә һәм үсентеләр юан булып үсә. Рассадада чакта ашламага ихтыяҗ юк. Ә менә чыныктыру турында онытырга ярамый.  Урам һавасы 15 градуска җиткәч, тартмаларны верандага чыгарып, ярты көн тотып, кабат өйгә керергә кирәк.

“Бездә кара помидор әйбәт үсә” Нәкыйф абый күп еллардан бирле сынаган сортлар гына утырта. Мәсәлән, помидорның “Космонавт Волкова”, “Яблочный”, “Русский Великан”, “Бычье сердце” сортларын телгә алды ул. Теплицада һәм ачык һавада үстерә торган сортлар бер-берсеннән аерыла, аларны бутамаска кирәк. Безнең шартларда иң әйбәт үсә торган помидор “негр” исемен алган кара помидор. Шулай ук итләч “Бычье сердце”, сары помидорның вак төрләре мул уңыш бирә. Рассаданы төп урынга кайчан күчерергә соң? Иртән, кояш чыкканда һава температурасы 14 градус булса, җиргә күчереп утырырга вакыт дигән сүз. Нәкыйф абый, яшелчәләрне табигый юл белән, ягъни ашлама кулланмый үстерү яклы. Бары тик җиргә утыртканда 1 кв. метрга 250-300гр  көл сибә ул. –Көл булмаса, катнаш ашлама да ярый. Аны квадрат метрга 35-40 гр исәбеннән кертәләр. Бакчачылар колакларына киртләп куйсыннар иде: азотлы ашлама белән мавыкмагыз. Азоттан соң үсемлек котырып үсә, әмма уңыш бирергә ашыкмый, – диде ул.

Чулпан ШАКИРОВА Интертат.ру № --- | 13.02.2017

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=17985

Фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев