Этнэ таны

Бары яңасы гына оныттыра

Тормышта син уйлаганның киресе күбрәк була. Син яраткан сине яратмый, һәм киресенчә. Нишләргә, шашып яратучылар, менә бу киңәшләрне укып карагыз әле.

Сөйгәнең хакында уйламас өчен, эшкә чум. Бер минут та буш вакытыгыз булмасын. Исегезгә төшсә, начар якларын күбрәк уйлагыз.

Тәрәзә янында озак уйланып басып тормагыз, китаплар укыганда, телевизордан мәхәббәт кинолары караганда , үзегезнең бәхетле минутларыгыз белән чагыштырмагыз. 

Аның белән очрашырга тырышмагыз, очрашу мөмкин булган юлларны урап узыгыз. Күбрәк күңелле компанияләрдә булырга тырышыгыз.

Реклама

Иске мәхәббәтне бары яңасы гына оныттыра ала. Үз-үзегезне хөрмәт итегез. Ялынып тезләнү кирәкми, барыбер яратмаячаклар. 

Якыннарыгызның кәефләрен күтәрерлек эшләр эшләгез. Үзегезнең дә кәефегез дә  күтәрелер.

Гаеплеләрне эзләмәгез. Бер ул гына түгел бит, башкаларны да күрергә өйрәнегез.

Кайгы белән шатлык янәшә йөри, шатлык көтегез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: