Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Бегонияне ничек үстерергә?

Кукмара районы Купка авылында яшәүче Гүзәлия ХАФИЗОВА — бегонияләр үстерү остасы. Ул безнең укучыларыбызга да бегония үстерү буенча киңәшләр бирде.

— Бегония шактый көйсез гөл, бик яратып үстерсәгез генә чәчәкләре белән сөендерәчәк.
Иң беренче таләп — утыртасы грунтны дөрес әзерләү. Туфрак катнашмасын кибет грунтына әзрәк «Агробалт» (зәңгәр язулысын алыгыз) һәм агроперлит кушып ясыйм. Күчереп утыртуга су сипмим, чөнки туфрагы болай да юеш була. Суны 1-2 көннән соң гына сибәргә кирәк.
Бегониягә яктылык кирәк, ләкин эссе кояшны яратмый. Ул төшкә кадәр кояш төшкән тәрәзә төбендә яхшырак үсәчәк. Кышын, киресенчә, кояшлы якка куярга кирәк.
Бегония артык күп су сипкәнне яратмый. Төбе коры да, юеш тә булмасын. Җәй көне — атнага ике, кышын атнага бер тапкыр су сибәм. Кайбер сортлар суны тиз суыра, кайберләренә су куп кирәкми. Шуңа төбен тотып карамыйча су коймагыз. Суны күп сибүгә караганда, туфрагы корырак булу әйбәтрәк. Краннан аккан суны шундук сипмәгез, алдан савытларга тутырып куям. Гөлгә бүлмә температурасындагы җылы су кирәк.
Кечкенә бегонияләргә тамырланып ике атнадан «Агрикола» ашламасы сибәм. Үсә башлагач, җәй көне — атнага бер, кышын айга бер «Здравень», «Фертика люкс» сибәм.
Бегония чирләргә тиз бирешә, «Фитоспорин», «Фитоверм» сибеп торырга кирәк. Ончыл чык авыруыннан (мучнистая роса) — «Топаз» талпаннардан саклау өчен «Оберон рапид» препараты әйбәт.
Чәчәк атып бетергәч бегонияне кисеп яшәртмәсәгез, ул яңадан чәчәк атмаячак. Төптән чыккан яшь үсентеләрен калдырып, карт ботакларын кисәргә кирәк. Вакытында кисеп торсагыз, бегония бер чүлмәктә 5 ел үсә ала. Бегония шундук зур чүлмәккә утыртканны яратмый, чери башлый. Тамырландыру өчен 100 мл стакан җитә. Тамыр белән тулгач кына зуррак чүлмәккә күчерегез. Зур бегонияләр очен 2-3 литрлы чүлмәкләр яхшы. Беренче елны 1 литрлыда да яхшы чәчәк аталар.
Роза Нургалиева "Ирек мәйданы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев