Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Бүген бөтендөнья шоколад көне

Җиһандагы күпчелек кешенең иң татлы, яраткан, тәмле ашамлыгыдыр, мөгаен. Сүзебез шоколад турында барыр.

Шоколад көне беренче тапкыр французлар тарафыннан 1995нче елда уйлап табылган. Шоколадның тарихы.

1 - Какао берничә миллион еллар "яшәп килә", иң борынгы ашау ризыгы дип санала. Какао-агачлар 200 елга якын үсә алалар, ләкин җимеш бирү вакытлары 25 елдан да күп булмый. "Madeleine" - дөньядагы иң кыйммәт шоколад булып санала. Аны Американың Коннектиут штатында яшәүче танылган кулинар - Фриц Книпшилтд барлыкка китерә."Calbury" Англия шоколад фабрикасы 1842нче елда дөньядагы иң беренче шоколад плиткасын чыгара.

2 - Шоколадлы фонтан.

Бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр яраткан шоколад фонтанында кибет киштәләрендә сатыла торган гап-гади шоколадлы плитка түгел, ә югары сыйфатлы какао-майлар тәшкил иткән махсус эшләнелгән шоколад кулланыла. Аның төп аермасы шунда ки, ул түбән температурада гына эри (45 ºС чамасы). Әлеге шарт фонтанның дөрес эшләвенә бик мөһим фактор булып тора, шулай ук җиләк-җимеш белән табынны оештырганда да уңай булсын өчен бик киң файдаланыла.

3- Иң зур шоколад плиткасы.

2011нче елда АКШның Чикаго шәһәрендә дөньядагы иң зур шоколад плиткасы ясала, аның авырлыгы - 5,5 тонна. Билгеле булганча, шоколадны ясар өчен 800 кг какао-май һәм 600 кг какао порошогы сарыф ителә. Әзрәк соңрак, Англиянең Дербишир графствосында рекорд куела: 5,8 тонналык шоколад чыга. Әзерләү өчен 50-ләп кеше хезмәт куя. Әлеге гигант шоколад плиткасы вак телемнәргә бүленеп, теләгән һәркемгә сатыла. Бөтен җыелган акча хәйрия эшләренә тотыла.

4 - Сөтле шоколад.

Беренчеләрдән булып ауропалылар сөтле шоколад өлкәсендә ачышларын 19нче гасырда ачканнар, асылы - шоколад массасында булган какао-майның яртысын гына калдыруда тора. Калган өлеше кечкенә бөртекләргә туракланган һәм, ачы тәмне йомшартыр өчен, тозлар белән буталып куелган була. Әлеге шоколад голланд какаосы "Dutch coca" дип танылган. Ә сөтле шоколад какао порошок белән шикәрләнгән сөтне бергә кушу нәтиҗәсендә Nestle фамилияле кеше тарафыннан уйлап табылган.

Чыганак: http://muslumirc.ru/news/httpmuslumircrunewswidgetlistglavnaya-novost-tat/bgen-btendnya-shokolad-kne

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев