Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Бу 10 кагыйдәне истә тотыгыз!

Дөрес тукланабызмы без, бу хакта уйлап торырга вакыт бармы, әллә инде нәрсә бар шуны ашыйбызмы? Кыйммәт заманда бу кагыйдәләрне үтәп буламы?

1. Җиләк-җимешне аерым ашамагыз.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, әче җиләк-җимеш һәм шулардан эшләнгән соклар тешнең эмален бетерә. Шуңа цитрус үсемлекләрен һәм җиләкләрне башка ризык белән аралаштырып ашагыз. Әгәр әфлисун ашасагыз, шунда ук тешләрегезне чистартыгыз.

2. Майлы балык яратыгыз.

Безнең күбебез майны организмның төп вазыйфаларын үтәрлек дәрәҗәдә кулланмый. Шуңа күрә атнага бер тапкыр гына булса да, 200-300 грамм майлы балык ашарга тырышыгыз. Рационга чикләвек, көнбагыш һәм көнбагыш маен кушу да файдалы. Балыкны төрле яшелчә белән дә аралаштырырга ярый.

3. Иртәнге аштан баш тартмагыз.

Төн узганчы организмдагы глюкоза микъдары кими төшә һәм иртән инде аны тулыландыру таләп ителә. Хәтерне яхшырту өчен глюкоза аеруча кирәк. Көнне әйбәт башлап җибәрү өчен иң яхшысы – икмәк белән әфлисун согы. Чөнки алар көч бирә. Протеинга бай булган йомырка һәм балыктан әзерләнгән бутерброд та көчегезне арттыра төшәр.

4. Рационга фолий кислотасы өстәгез.

Ул йөкле хатыннарга гына түгел, ә һәр хатын-кызга ( ирләргә дә) бик файдалы, йөрәк авыртуларыннан һәм кан әйләнешен яхшырту өчен иң кирәкле кислота бу. Көнлек нормасы – 2мг.

5. Итсез көн- ипсез.

Зәйтүн мае, көнбагыш, чикләвек кандагы холестеринны киметә. Майсыз “кызыл ит” ит тә шулай ук. Итне грильдә кыздырып ашау сәламәтлек өчен әйбәтрәк. Итнең мае кан тамырларына утыра торган май кислотасын тәшкил итеп, холестеринны арттыра төшә. Ә үсемлек маенда кыздырылган ит, киресенчә майсыз иткә әйләнә һәм кан тамырлары өчен зыянлы булмый.

6. Ризыкка тоз сипмәгез.

Әгәр бу гадәтегезне ташлый алмасагыз, тозны әзрәк сибәргә тырышыгыз. “Тоздан баш тарту кан басымын киметмиме?” дигән сорауга галимнәр күптән җавап эзли. Әмма фәнни нигезләнгән җавап бер генә : тозны алыштыру өчен кальцийга, магнийга бай һәм содасы аз булган башка бер тәмләткеч табарга кирәк.

7. Витаминнарны артык күп кулланмагыз.

Югыйсә организмыгызга файда урынына зыян китерүегез бар. Мәсәлән, С витаминын никадәр күбрәк ашасаң, шулкадәр яхшы дигән фикер яши. Әйе, бу – файдалы витамин. Тик аның нормасы артып китсә, бөергә таш утырырга мөмкин. Аннары бу витаминны күп кулланып, кинәт кенә туктатсагыз, цинга (зәңгелә) авыруы, ягъни авитаминозга бәйле чир килеп чыгарга мөмкин.

8. Чәй эчүдән тәм табыгыз!

Көнгә дүрт чынаяктан артык чәй эчеп үзегезгә файда алырсыз. Чөнки чәй төрле авырулардан саклый.

9. Мондый ризыкларның файдалы икәнен онытмагыз:

а) ашказаны җәрәхәтен дәвалау өчен кәбестә ашагыз,

б) мүк җиләгенең бактерияләргә каршы тора алу сыйфаты сезне цистит авыруыннан саклар,

в)әгәр бик арыган, йончыган булсагыз, сельдерей үләне хәл кертер.

10. Майсыз ризык авырлыкны киметә.

Моның өчен иң яхшысы: макарон, майсыз ит ашау һәм майсыз сөт эчү.

                                                               “Иң шәп календарь”дан алынды. Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

Фото:https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев