Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Чикләвек ябыктыра

Чикләвекләр, орлык, көн­багыш ашыйсы килү теләген баса, сәламәтлекне ныгыта, нервларны тынычландыра һәм ябыгырга булыша.

 

Көч һәм  энергия алу өчен

Кешью тиз үзләштерелә торган углеводларга, протеиннарга һәм магнийга бай.

Бу элементлар кешенең чыдамлыгын арттыра.

Шуңа да кешьюны көннең беренче яртысында һәм фитнес-клубка барыр алдыннан ашарга киңәш итәләр.

Мәкне спорт белән шө­гыльләнеп, тиз арада ябыгырга теләгән кешеләргә ашау файдалы. Анда мус­куллардагы авыртуны баса торган матдә бар.



Ашкайнату процессын  яхшыртырга  теләгәндә

Җитен орлыгы балласт мат­дәләргә бай һәм алар озак вакыт ашыйсыны китерми.

Тәрәт бозылмасын өчен җитен орлыгы ашагач, күп итеп су эчү зарур.

Миндальда аксым күп. Ул матдәләр алмашын яхшыр­та, ябыгырга ярдәм итә.



Нервларны ныгыту өчен

Урман чикләвегендә (фундук) җитәрлек микъдарда лецитин дигән матдә бар. Ул нервларны ныгыта.

Арахистагы триптофан аминокислотасы бәхет гормоны бүленеп чыгуны арттыра. Бу кешегә тыныч, тормышыннан канәгать булу өчен кирәк.

Ләкин игътибарлы булыгыз: арахис аллергия китереп чыгарырга сәләтле.



Кисәтү!

Чикләвекне көннең бе­­рен­че яртысында ашау хәер­ле.

Чама хисен дә онытырга яра­мый. Көнлек норма – 10 данә чикләвек.

* * *

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 07 май 2015 № 19

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев