Әгәр үкчәләр ярылса...
Моннан котылу өчен, аякларга ванна ясарга киңәш ителә.
Бер литр суга бер аш кашыгы чәй содасы яки өч аш кашыгы ромашка төнәтмәсе салып ясау яхшы. Инфекция кермәсен өчен, төнәтмә суына бер аш кашыгы тырнак гөл, имән кайрысы, кычыткан яки бака яфрагы салына. Бик аз гына марганцовка кушалар.
Су салкыная башлаганчы утыргач, аякларны яхшылап сөртәләр дә, аяк өчен кремнар яисә бик аз кайнатылган үсемлек мае сөртеп, бармаклардан үкчәгә таба хәрәкәт белән ышкып массаж ясыйлар. Инде болай да төзәлмәсә, табибка барырга кирәк.
Табиб белән киңәшләшегез, зыяны булуы бар.
Фотоhttps://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев